Татарстан Росреестры шәхси торак һәм бакча йортларын яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерү тәртибен аңлата

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

 

Татарстан Росреестры шәхси торак һәм бакча өйләрен рәсмиләштерү тәртибен аңлата. Элегрәк без, Россиядә  шәхси торак өйләр төзү һәм аларга хокукларны  рәсмиләштерүне регламентлаштыручы закон актларына үзгәрешләр үз көчләренә керде, дип хәбәр иткән идек.

         Хәзер андый йортларны төзер өчен рөхсәт кирәкми, ләкин безнең гражданнарның сораулары шуның белән әзәймәде. Шуның белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милек дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева бу тема буенча аңлатмалар әзерләде. 

                           Индивидуаль торак төзелеше объектларына нәрсәләр кагыла

        Игътибар итегез: РФ Шәһәр төзелеше кодексы «индивидуаль торак төзелеше объекты» төшенчәсе белән тулыландырылган.​ Бу аерым тора торган 3 этаждан артык булмаган бина, бөеклеге 20 метрдан артмый, бүлмәләрдән тора, гражданнарның көнкүреш һәм башка ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен билгеләнгән.

                          Төзелешкә рөхсәтне алыштыруга нәрсә килде

        Хәзер шәхси торак төзелеше объектларын төзү һәм реконструкцияләү өчен төзелеш өчен рөхсәт кирәк түгел. Әмма бу үз участогыңда бернинди документларсыз, контрольсез төзергә мөмкин дигән сүз түгел. Документларны рәсмиләштерү процедурасы сизелерлек үзгәрде, шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җирләрдә урнашкан шәхси торак йортларга гына түгел (торак пунктлар чикләрендә), бакча кишәрлекләрендә урнашкан йортларга да. Хәзер гражданнар санап үтелгән күчемсез милек объектларының берсен төзи башлаганчы (яки аны үзгәртеп кора башлаганчы!), планлаштырылган төзелеш башлану турында уведомление белән, җирле үзидарә органына (әйтик, Казанда шәһәр Башкарма комитетының Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр идарәсе) мөрәҗәгать итәргә тиеш.

                         Уведомлениены биргәч нишләргә кирәк

          Хәбәр алынганнан соң вәкаләтле орган җиде эш көне дәвамында йорт параметрларының рөхсәт ителгән нормаларга туры килү-килмәвен тикшерә, аннары гариза бирүчегә туры килү турында яисә туры килмәү турында хәбәрнамә җибәрә.

                        Төзелеш тәмам. Алга таба нишләргә

         Шәхси торак төзелеше объектлары өчен хәзер төзелешкә рөхсәт кирәкми булганлыктан, объектны файдалануга тапшыру өчен рөхсәт кирәк булмаячак. Шулай итеп, әгәр элек шәхси торак төзелеше объектлары өчен  рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен тәмамлау вакыты 2020 елның 1 мартында билгеләнгән булса, хәзер бу срок гамәлдән чыгарылган һәм хәзерге вакытта вакыты чикләнмәгән.

         Хәзер, төзелеш (яки реконструкция) тәмамланганнан соң, ай дәвамында, яңа тәртип буенча, төзелешне тәмамлау турында белдерүне, аңа законнарда каралган документларны, шул исәптән йортның техник планын да кертеп, җирле үзидарә органына тапшырырга кирәк. Төзелеш тәмамлану турында хәбәрнамә формасы Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан раслана (ягъни ирекле түгел).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International