Прививка ясатыргамы, юкмы: белгеч фикере

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Менә инде көз дә җитте, һава торышы салкыннан - җылыга, яңгырдан кояшка яки көчле җилгә кискен үзгәрә. Салкын тию һәм грипп сезоны башлана. Үзеңнең сәламәтлегең турында алдан ук кайгыртырга кирәк. Вакцина ясау - сезонлы авыруларның катлаулануын булдырмауның иң яхшы чарасы. Прививкаларның файдасы турында без “Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Илдар Фәхретдинов белән сөйләштек.

  - Илдар Азатович, йогышлы авырулар арасында грипп нинди урынны алып тора?

 - Үзенең социаль әһәмияте буенча грипп кешенең йогышлы авырулары арасында беренче урында тора. Грипп һәм каты респиратор авырулары белән авырулар саны калган барлык инфекцияләр буенча җыелма күрсәткечне узып китә. Грипп эпидемиясе чорында грипп һәм каты респиратор вирус  авырулары өлешенә  вакытлыча хезмәткә сәләтне югалту – 10-15, ә елның  калган вакытында инфекция патологиясенең 80 проценттан артыгы туры килә.

 - Халыкның ничә проценты бу авыруга дучар булырга мөмкин?

 - Эпидемияләр вакытында авыру бөтен халыкның 10-20 % ына, өлкән кешеләрнең 40-60 % ына кадәр йогарга мөмкин. Ел саен дөньяда гриппның авыр формасы белән авыру очраклары саны миллионнар белән исәпләнә, ә үлүчеләр саны 200-500 мең кешегә җитә.

 - Грипп нинди катлауланулар китереп чыгаруы белән яный?

 - Грипп вакытында үсә торган үпкә ялкынсынуы, бронхит, эчке сулыш юлларының икенче бактериаль инфекцияләре (отит, синуситлар), нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары ягыннан катланулар яки хроник авыруларның (шикәр диабеты, йөрәк эшчәнлеге җитенкелекле булмау, хроник обструктив бронхлар ялкынсыну) катлаулануы шактый еш өлкән һәм хәлсезләнгән кешеләрдә очрый һәм алар өчен җитди куркыныч тудыра. Грипп эпидемиясе вакытында үпкә ялкынсынуы очракларының саны 70 процентка, ә бронхитлар саны 25 процентка арта. Хәзерге вакытта грипп йогышлы авырулардан үлү сәбәпләре арасында икенче урында тора.

 - Авыруларны булдырмау максатында профилактик чаралар үткәрү  кирәклеге күзгә күренеп тора. Бүгенге көндә  гриппка каршы аеруча нәтиҗәле көрәш чарасы вакцина ясаумы?

 - Нәкъ менә шулай. Дөрес оештырылган грипп иммунопрофилактикасы  башка ОРВИ лар белән авырулар санын киметә. Бу кимү төрле авторлар мәгълүматлары буенча 25-65 % чикләрендә ята. Прививкага салынган 1 сум 3 сумнан алып  6 сумга кадәр, ә кайбер мәгълүматлар буенча  дәвалауга, больничный листларга һ.б.ларга чыгымнарны киметү исәбенә 25 сумга кадәр экономия бирә.

Грипп вирусы бик тиз таралучан. Инфекция белән башка кеше ютәлләгәндә яисә төчкергәндә зарарланырга мөмкин. Чөнки бу вакытта авыру кешедән яисә вирусны йөртүчедән авыру тудыручы, шул исәптән грипп вируслы бактерияләр тарала һәм авыру тирәсендә зарарлы зона барлыкка килә.

Гриппны профилактикалауның иң нәтиҗәле алымы йогышлы авыруларга каршы үткәрелә торган чараларны активлаштыру. Бу очракта инде иммунлаштыру,  вакцинацияләү иң мөһиме. Вакцина организмның антитәнчекләр бүлеп чыгаруына булышлык итә, алар исә, үз чиратында, вирусның үрчүенә, күзәнәкләрнең йогышлануына юл куймыйлар. Шул сәбәпле, грипп авыруы башланганчы ук кисәтелә. Вакцинацияләүне көз айларында үткәрергә кирәк, чөнки грипп эпидемиясе, гадәттә, ноябрь һәм март айларында күзәтелә.

Организмның грипп вирусына каршы торучанлыгын күтәрү өчен тулы кыйммәтле туклану, витаминнар, микроэлементлар кабул итү мөһим. Эпидемик сезон чорында массакүләм чараларга йөрүне чикләргә, инфекцияле кешеләр белән аралашуны киметергә, махсус битлек кулланырга кирәк.

Грипп авыруының тәүге билгеләре барлыкка килү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Грипп вакытында табиб ярдәменнән башка дәваланырга ярамый.

- Илдар Азатович, нәрсә булганда прививка ясарга ярамый?

-  Кайбер очракларда сәламәтлек торышына карап гриппны булдырмау өчен прививканы вакытлыча кичектереп торырга кирәк яки  аны бөтенләй дә ясарга ярамый. Теләсә кайсы очракта да пациентны караганнан яки аңардан сораштырганнан соң ярамау турында табиб  хәл итә.

 - Хроник йөрәк авырулары булганда  прививка ясарга ярыймы?

-  Ярый һәм кирәк. Хроник авырулар зыянлы булып тормыйлар, киресенчә, бу очракта гриппка каршы прививканы ясарга кирәк. Хроник авырулы пациентлар вакцина ясауны җиңел кичерәләр һәм аларда авырудан саклагыч җитәрлек.

 -Әйтегез әле, грипп белән авыру аеруча кем өчен куркыныч?

-  Грипп  һәркем өчен куркыныч. Ләкин грипп һәм аннан катлауланулар бигрәк тә кечкенә балалар, өлкән кешеләр, шулай ук  хроник чирләрдән җәфа чигүчеләр өчен куркыныч тудыралар. Грипп бала табарга планлаштыручы хатын-кызлар өчен дә куркыныч.

 -Грипптан прививканы кайда ясатырга була?

- Яшәү урынындагы поликлиникада, балалар –балалар поликлиникасында, өлкәннәр өлкәннәр поликлиникасында һәм ФАПларда.

 Исегездә тотыгыз: авырулардан беркем дә гарантияләнмәгән. Ләкин халыкны грипптан һәм шуннан соң килергә мөмкин булган катлауланулардан максималь саклану көчебездән килерлек. Алексеевскилыларга аңлылык күрсәтеп, үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеген саклау өчен бушлай вакцина ясатырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International