2014 елның 16 маенда “Без үзебез” исемле иреклеләр отряды аграр яшьләр берләшмәсе һәм Алексеевск аграр колледжы белән берлектә Бөтенроссия ышаныч телефоны көненә багышланган акция үткәрделәр. Чара барышында волонтерлар Алексеевск бистәсе мәктәпләренә бардылар һәм мәктәп укучылары белән таныштылар. Актлар залларында аларга “Ышаныч телефоны”ның нәрсә икәнлеге һәм аннан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр. Укучылар белән сөйләштеләр, чара азагында укучыларның “Ышаныч телефоны”ныннан хәбәрдар булуларын ачыклау максатында анкета үткәрделәр.
Безнең “Массенза”ның тарихы 2014 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Түгәрәк өстәл”дән башланды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелгән киңәшмә “Татарстан Республикасында полимер-битум беркеткеч җитәештерү технологиясе” дип аталды. «MASSENZA» җайланмасында полимер-битум беркеткеч җитештерү технологиясен «MASSENZA» компаниясенең Италия төркеме генераль директоры Диего Массенза тәкъдим итте. Ул полимер-битум беркеткеч-өстәмәләрне асфальт-бетон катнашмасында куллануның өстенлекләре турында хәбәр итте, бу агымдагы ремонт эшләренә чыгымнарны колеялар һәм ярыклар хасил булмау аркасында киметергә, шулай ук түшәмәләрне ремонтлауга чыгымнарны азайтырга һәм хезмәт итү срогын ике тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә.
Бөек Ватан сугышы ветераннары Михаил Варламов, Александр Книгин, Нина Волкова һәм Роза Мөхетдинова чакырылган чара «Битва хоров» телевизион тапшыруы формасында узды.
Сыйныф коллективларына сугыш еллары әсәрләренең берсе белән танышырга, аны булдыру тарихын өйрәнергә, әлеге тема буенча презентация әзерләргә, шуннан соң аудитория каршында җыр башкарырга кирәк иде.