Батырлык дәресләре

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

Укучылар сугыш вакыйгалары, Герой-шәһәрләр, герой пионерлар, сугыштагы хайваннар, Ленинград блокадасы турында сөйләүләрне тыңладылар һәм үзләре дә укыдылар. Балаларның күбесе  карт бабалары турында хатирә-хәбәрләрен әзерләгән иделәр. Башлангыч   мәктәп балалары һәр сыйныфта  Сугышчан дан почмакларында урнаштырылган “Җиңү балалар күзлегеннән” исемле рәсемнәр конкурсында һәм “Ветеранны котла” акциясендә  актив катнаштылар

– Мондый чаралар эзсез генә узмый, – ди башлангыч сыйныфлар  укытучыларының  методик берләшмәсе җитәкчесе Ольга Коновалова. – Илебезнең кечкенә гражданнарын патриотик тәрбияләү, тарихыбызга һәм кешеләребезгә  хөрмәт белән карау нәкъ шуннан башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International