Алексеевск районыннан арпаны Иранга экспортка җибәрделәр

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

29 һәм 30 апрельдә Татарстан Республикасының Алексеевск районы территориясеннән Иранга экспорт өчен азык арпасы партиясе озатылды. Балык Бистәсе районы белән берлектә товар җибәрүнең гомуми күләме 10 мең тоннадан артып китте.

Төяп җибәрү «АПК Үзәк комитеты»ФДБУнең төбәк филиалы контролендә башкарылды. Җибәрер алдыннан белгечләр теплоходларның буш трюмнарын зарарсызландырдылар, ә аннары ашлыкны импортер ил таләпләренә туры китереп эшкәрттеләр.

Һәр партиядән лаборатор тикшеренүләр өчен пробалар алынды. Экспертлар продукциянең «Ашлык куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең техник регламентына, дәүләт стандартларына һәм экспорт контракты шартларына туры килүен тикшерделәр.

Сынау нәтиҗәләре буенча ашлыкның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы расланды, шуннан соң Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан Иранга продукция экспортлау өчен фитосанитар сертификатлар бирелде.

«АПК Үзәк комитеты» ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалында хәбәр итүләренчә, ашлык продукциясе салынган коры йөк теплоходлары барлык рөхсәт документлары белән билгеләнгән илгә Идел буйлап җибәрелгән.

2026 ел башыннан бу Татарстаннан Иранга беренче тапкыр бөртекле продукция илтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International