2014 елның 16 маенда “Без үзебез” исемле иреклеләр отряды аграр яшьләр берләшмәсе һәм Алексеевск аграр колледжы белән берлектә Бөтенроссия ышаныч телефоны көненә багышланган акция үткәрделәр. Чара барышында волонтерлар Алексеевск бистәсе мәктәпләренә бардылар һәм мәктәп укучылары белән таныштылар. Актлар залларында аларга “Ышаныч телефоны”ның нәрсә икәнлеге һәм аннан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр. Укучылар белән сөйләштеләр, чара азагында укучыларның “Ышаныч телефоны”ныннан хәбәрдар булуларын ачыклау максатында анкета үткәрделәр.