Балалар өчен танып белү ялы

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

 Бу юлы балалар өчен уку учреждениесе буенча экскурсия оештырылды. Аларга автомобильдә йөртергә өйрәтүче кабинетта булу бик ошады. Балалар хәзерге заман компьютер  тренажерларында автога идарә итеп карадылар. Алар шулай ук химия кабинетына керделәр: кислота һәм селтеләрнең үзара тәэсир итешүе буенча тәҗрибәләр карап, кислоталарның зур куркыныч тудыруын белделәр, ә шул ук вакытта күп кенә  производстволар һәм хуҗабикәләр алардан башка эш итә алмыйлар. Үсемлекчелек кабинетын да читләтеп үтмәделәр: анда микроскопны күреп кенә калмадылар, ә бәлки  аның аша үсемлек яфрагын, бөҗәкләрне карадылар. Ә спорт залында,  «Снайпер» и «Спецназ» командаларына бүленеп, каршылык полосасын җиңүдә, аркан буйлап шуышуда, аркылы борыста тартылуда, автомат сүтеп җыюда ярыштылар. Экскурсия тәмамланганда повар бүлеге студентлары кызларны ашханәгә чакырдылар һәм үзләре пешергән ашлар белән сыйладылар. Приютка малайлар һәм кызлар  әйбәт кәеф һәм бүләкләр белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International