“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Татарстан Республикасында полимер-битум беркеткеч-өстәмәләрне җитештерүне оештыру мөмкинлеген тикшерделәр. Белгечләрнең фикере буенча, республикада җитәрлек ресурс базасы бар – ТРда табигый битум табалар, ә кирәкле полимерларны нефть химиясе предприятиеләрендә җитештерергә мөмкин. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, утырышка йомгак ясап, перспективаларны һәм аларны куллану мөмкинлекләрен җентекләбрәк өйрәнү өчен республиканың юл хуҗалыгында тәкъдим ителә торган технологияләрне кертеп карарга кушты. Менә бүген инде «АЛЕКСЕЕВСКДОРСТРОЙ” ААҖ әйдәп баручы MASSENZA — CHALLENGER SUPERIORдан өр-яңа җайланмада полимер-битум беркеткечләр җитештерү һәм аны сату белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә андый завод Татарстан Республикасында бер генә, ул Алексеевск районында урнашкан.