Сыйныф коллективларына сугыш еллары әсәрләренең берсе белән танышырга, аны булдыру тарихын өйрәнергә, әлеге тема буенча презентация әзерләргә, шуннан соң аудитория каршында җыр башкарырга кирәк иде.
– Мәсәлән, бу көнне яңгыраган һәркемнең йөрәгенә якын «Землянка», «Катюша», «Журавли», «10-ый наш десантный батальон», «Огонек», «Прифронтовой вальс», «Москвичи», «У солдата выходной” җырлары аша балалар сугыш чоры тарихына кагылдылар, моннан 69 ел элек барган вакыйгаларны күңелләре аша үткәрделәр, – ди педагог-оештыручы Лариса Байкова. – Очрашуга йомгак ясау өчен Җиңү Маршы астында сугыш ветераннары сәхнәгә күтәрелде, алар исеменә рәхмәт, соклану сүзләре, шулай ук теләкләр һәм Җиңү Көне белән котлаулар яңгырады. Без – сугыш турында белү һәм аны анда катнашкан бабаларыбыз күзләре белән күрү мөмкинлегенә ия булган соңгы буын. Бик тиздән аның турында шәһитләр сөйли алмаячак, сугыш бары тик китап битләрендә һәм документаль фильмнарда гына калачак. Без исә ул ерак көннәр турында онытмаска һәм фашизмның кире кайтуына юл куймаска тиешбез.