“Татарстанның изге урыннары” этнографик проекты Татарстан Республикасында Рус географик җәмгыятенең төбәкара бүлекчәсе тарафыннан өченче ел рәттән гамәлгә ашырыла инде. Проект кысаларында туган ягыбызның төрле почмакларында яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм көнкүреше үзенчәлекләре турында мәгълүматларны җыю һәм популярлаштыру каралган. Моннан тыш, җимерелгән һәм су басып киткән правослау һәм мөселман гыйбадәтханәләре урынында мемориаль билгеләр кую проектның мөһим состав өлеше булып тора. Әлеге чараларны тормышка ашыруда Рус географик җәмгыятенең яшьләр су асты тикшеренү отряды вәкилләре актив катнаша.
Чарада Рөстәм хәзрәт, Рус географик җәмгыяте Татарстан бүлекчәсенең яшьләр юнәлеше җитәкчесе Владимир Салеев, партиянең җирле сәяси Советы әгъзасы Галина Белова, “Бердәм Россия” Алексеевск җирле башкарма комитеты җитәкчесе Валентина Увакина һәм район яшьгвардиячеләре катнашты. Алар чараны һәм авыл кешеләре өчен чын бәйрәм оештыруда актив ярдәм күрсәттеләр.
Катнашучыларның барысы да, авыл кешеләренә мөрәҗәгать итеп, әлеге вакыйганың мөһимлеген билгеләп үттеләр, яшь буын ата-бабаларын онытмаска һәм аларның тарихын хөрмәтләп искә алырга тиеш, дип басым ясап әйттеләр. “Бүген – авыл кешеләренең чын бәйрәме. Бу – бик әйбәт проект. Безнең Татарстанда атаклы, изге урыннар күп, без аларны, ни кызганыч, югалтканбыз. Шунысы куанычлы, мондый актив егетләр аркасында без изге урыннар турындагы истәлекне саклыйбыз”, – диде Галина Белова.
Бу елның май аенда район территориясендә Сакон авылында 1965 елда төзелгән җимерек Михайло-Архангельск чиркәве һәм 1902 елда Березовая Грива авылында төзелгән изге Николай Чудотворец чиркәве урынында стела, шулай ук ярым җимерек гыйбадәтханәләрдә биш мәгълүмат элмә тактасы кую планлаштырыла.
Шулай ук 2014 елда акцияләр Алексеевск, Чистай, Нурлат, Аксубай, Әлки һәм Спас районнары территорияләрендә дә узачак. Табыну хачлары һәм мемориаль стелалар кайчандыр юкка чыгарылган 5 мәчет һәм 9 чиркәү турында республика кешеләренең исләренә төшереп торачаклар. Моннан тыш, һәр районда ярым җимерек гыйбадәтханәләрдә күп кенә мәгълүмат элмә такталары куелачак.