ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 30  апрелендә Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең Алексеевск муниципаль  районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре  янгын вакытында хезмәткәрләрне һәм балаларны бинадан тиз чыгару күнекмәләре алу һәм аларны камилләштерү максатында Татарстан Республикасы Алексеевск  муниципаль районының 4нче Алексеевск башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм  хезмәткәрләре белән күнегүләр үткәрде.


21
май, 2014 ел
чәршәмбе
Апрель азакларында, май башларында авылларда шимбә өмәләре гөрләп узды. Территорияләр, урамнар, зиратлар  кыш буе җыелган пычрактан чистартылды, җыештырылды. Бөтен җир матураеп, ямьләнеп китте. Авылларындагы өмә турында авыл Советы сәркатибе Гөлия Исламова  редакциягә хат җибәргән.

На ярмарке будет представлена халяльная продукция татарстанских производителей, фермерских и крестьянских хозяйств: мясная и молочная продукция, кондитерские и бакалейные изделия, рыба, мед и т.д.

Җомга көнне, 23 майда, сәгать 11дә райсовет бинасында (Совет мәйданы,  1нче йорт)  халыкны  кабул итү булачак.

20
май, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә халыкларның  милли кухнялары көннәре 2014 елның 21 маенда 3нче Алексеевск урта мәктәбендә (адрес: Алексеевск штб., Гагарин урамы, 20нче йорт), 22 майда Алексеевск аграр колледжында (Северная ур., 8нче йорт), 23 майда 1нче Алексеевск штб.да (Некрасов ур., 38нче йорт) булачак.
 2014 елның 9 маенда Кыркүл авылында сугыш елларының хезмәт ветераннарын хөрмәтләү (алар 22әү генә исән калды) булды, ни кызганыч, бүгенге көндә бездә Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады, ләкин алар турындагы хатирә йөрәкләребездә мәңге сакланачак.

Безнең авыл җирлеге һәр чакырылыш саен лаеклы улларын армиягә озата. Алар Россиягә намус белән хезмәт итеп, үзләренең кече ватаннарына әйләнеп кайталар. Ватанны ярату, хөрмәт итү һәм аның белән горурлану гына аз булуын аңлыйлар алар. Кешене сүзләр түгел, ә аның эшләре бизи. Һәр  көн якыннарың, әти-әниләрең һәм дусларың горурлана алырлык изге эшләр белән үтәрлек итеп яшәргә кирәк. Шушы сүзләрне  раслагандай, Зур Тигәнәле авылы призывникларының берсе Вальщиков Салават Фәнис улы вакытын бушка уздырмый, 2014 елның язында хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр арасында, спортның хәрби-кулланма төре буенча республика зона спартакиадасында 24 килограммлы гер күтәрү” номинациясендә катнашып, беренче урынны алды. Без аңа уңышлы хезмәт итүен телибез һәм аның, Экзюпери әйткәнчә, армиягә кадәр үзе яшәгән, халыкның гореф-гадәтләре, гаилә бәйрәмнәре сакланып калган туган авылына чын ир-егет булып кайтачагына ышанабыз.

Тупланган Россия тәҗрибәсе дәүләт хакимияте структурасы аны тормышка сәләтле җирле үзидарә системасы ныгытканда гына нәтиҗәле һәм тотрыклы булуын ышанычлы итеп күрсәтә. Чөнки гражданнар мәнфәгатьләренә кагылышлы күп кенә дәүләт карарлары  җирле үзидарә органнары аша уза. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе һәм район халкының җирле властька мөнәсәбәте нәкъ менә эш сыйфатына бәйле. Муниципаль хезмәткәр эше кешедән хуҗалыкның төрле тармакларында киң белемле, тотнаклы булуны, зур җаваплылык, даими төстә үз-үзеңне контрольлек итеп торуны таләп итә. Язмышларын сиңа ышанып тапшырган, эшебез һәм белемебез төп нәрсәгә –  якташларыңның лаеклырак яшәве өчен шартлар тудыруга юнәлдерелүенә ышанучы кешеләргә  хезмәт итүдән дә мактаулырак һөнәр юк.

Алексеевск үзәк район хастаханәсенең стоматология поликлиникасы мөдире, Казан дәүләт медицина академиясенең ортопедик стоматология һәм гомуми практика стоматологиясе ассистенты Дамир ФАТТАХОВ белән әңгәмәбез нәкъ менә шул хакта.

 

 2014 елның 16 маенда “Без үзебез” исемле иреклеләр отряды аграр яшьләр берләшмәсе һәм Алексеевск аграр колледжы белән берлектә  Бөтенроссия ышаныч телефоны көненә багышланган акция үткәрделәр. Чара барышында волонтерлар Алексеевск бистәсе мәктәпләренә бардылар һәм мәктәп укучылары белән таныштылар. Актлар залларында аларга “Ышаныч телефоны”ның нәрсә икәнлеге һәм аннан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр. Укучылар белән сөйләштеләр, чара азагында укучыларның “Ышаныч телефоны”ныннан хәбәрдар булуларын ачыклау максатында анкета үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International