Сугыш елларының хезмәт ветераннарын хөрмәтләү

2014 елның 20 мае, сишәмбе
1945 елның 9 мае бездән ераклашканнан-ераклаша бара, ләкин без ул көннең әтиләребез һәм бабаларыбызга нинди бәягә төшкәнлеген хәтерлибез һәм шушы матур да, фаҗигале дә бәйрәмне һәр елны билгеләп үтәбез. Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан  сугышында фашистлар Германиясен Җиңүенең 69 еллыгы хөрмәтенә Кыркүл  авылы мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта бәйрәм митингы булды, һәлак булган сугышчылар һәйкәленә  чәчәкләр һәм веноклар куелды. Авыл кешеләрен һәм тыл хезмәтчәннәрен Кыркүл авыл җирлеге башлыгы Макарова Татьяна Николаевна, “Изге Троица” чиркәве побы котлады.  Бәйрәмне концерт дәвам иттерде, ә ахырдан хезмәт ветераннарын чәй өстәле көтә иде. Ветераннарның барысына да “Сөт иле”ЧҖҖ филиалының (“Ясная поляна”)  азык-төлек пакетлары өләшенде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International