– Дамир Мөнипович, күп кенә гражданнарыбыз диспансер тикшерүен узды инде, ләкин алар теш докторына тәки чакырылмады. Ни өчен?
– Эш шунда, авыз куышлыгы онкологиясенә скринингны (диспансерлаштыру – Авт.) барысы да узмый, сайлап алу табиб-стоматолог янында карау узган пациентларның амбулатория карталарына анкета үткәрү нигезендә тормышка ашырыла. Икенче хәвеф төркеменә беренче чиратта начар гадәтле, онкологиягә генетик бирелүчән гражданнар, кеше папилломасы вирусын йөртүчеләр һәм башкалар эләгә.
Рак алды һәм рак авыруларын ачыкларга мөмкинлек бирүче шушы профессиональ процедураны үткәрергә “Визилайт Плюс” диагностикасы системасы мөмкинлек бирә. Әлеге технология американнар тарафыннан эшләнгән, бүгенге көндә Россиядә аның аналоглары юк. Әлеге диагностик процедура зур финанс чыгымнары таләп итсә дә, без аны бушлай ясыйбыз. Ләкин киләчәктә онкоскринингны сайлап кына түгел, ә күпләп ясарга исәп итәбез. Бу мәсьәләдә җитәкчеләре үз хезмәтчәннәренең сәламәтлегенә битараф булмаган предприятие һәм оешмалар ярдәменә өметләнәбез.
Иреннәрендә, телләрендә яки авыз куышлыкларында шикле зарарланулар табылган кешеләр тикшерүнең әлеге төренә ашыгыч төстә мохтаҗлар. Әйтергә кирәк, авыруны китерпеп чыгару сәбәпләре шактый күп. Мәсәлән, тәмәке тарту һәм хроник травмалар.
Тәмәке тартучы пациентлар онкология белән шушы начар гадәт белән дус булмаган кешеләргә караганда иллегә күбрәк зарарланган. Хәтта тәмәке тартучы лейкоплакиясе дигән үзенчәлекле авыру да бар. Ул авыз куышлыгы лайлалы тышчасының рак алды хәлен аңлата. Ул тикмәгә генә килеп чыкмый: тәмәке тартканда лайлалы тышча системалы төстә термик травмага дучар ителә – кайнар төтен бер участокка туплана, шуның нәтиҗәсендә 0,007 секундта ул участок 700 градуска кадәр җылына. Үз организмыңны шулай газаплау рак күзәнәкләренең актив үсешенә старт бирергә мөмкин. Зарарлану урынын беренче мәлләрдә мөстәкыйль рәвештә күреп булмый, аны бары тик клиник диагностика вакытында гына табып алырга мөмкин.
Мондый хәвеф төркеменә бик кайнар һәм әче ризык яратучыларны да кертергә була, ул да лайлалы тышчаны яндыра. Тагын алынмаган теш тамыры да зур куркыныч тудыра. Аның хуҗасы асылда сәгать бомбасы кебек тиешле вакытны, мәсәлән, Яңа елны гына көтеп торучы үз-үзен юк итү механизмын йөртүчегә әйләнә. Дөрес, халыкта, кешеләр бит шул тамырлар белән азыкны чәйниләр, дигән ялгыш фикер яшәп килә. Чынлыкта исә авыз эчендә калган тамыр җитди куркыныч тудыра. Тамыр ачык булганда әле эрен бер проблемасыз авыз куышлыгына агып чыга, ул пассив куркыныч. Ләкин әгәр ул ябылса, эрен тышка агып чыгудан туктый һәм сөяккә юнәлә. Әгәр аннан ул лимфатик яки кан тамырлары системасына эләксә, кешенең көннәре санаулы гына калган дигән сүз. Шушы одонтоген инфекция кискенләшә башласын өчен күп кирәкми: спиртлы эчемлек, күтәренке азык-төлек нагрузкасы һәм, әлбәттә, үтәли җил. Май бәйрәмнәреннән соң без дә ел саен теш тамырлары “уңыш”ын җыябыз.
Былтыр шул сәбәпле Яшел Үзәндә бер ир-ат үлде. Хәл гадәти кариестан башлана, пациент аны дәваларга ашыкмый. Бу тагын күп кенә башка хроник авыруларның кискенләшеп китүенә этәргеч бирә (искәртеп үтәм, үз организмыңа шундый салкын караш булганда одонтоген кискенләшүләрдән тыш бу пациентлар әле тагын парадонтит, ягъни тешләргә таш утырудан да газап чигәләр, ул исә киләчәктә аларны югалтуга китерә). Ә теше череп беткәч, тамыры үзенең барлыгын белгерткәч, авыру, ниһаять, медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә булган. Ләкин, аның азган халәтен исәпкә алып, хирург-стоматолог инде көчсез булып чыккан һәм әлеге ирне башка табибка – теш казнасы-бит хирургына җибәргән, ләкин инде авыру аның янына барып җитә алмаган…
– Безнең районда да андый мисаллар бармы?
– Әлбәттә. Былтыр 38 яшьлек район кешесе безгә кабул итүгә килде. Караган вакытта аңа кариес белән зарарланган тешен дәваларга һәм калган тамырын алырга кирәклеген аңлаттылар. Ләкин ул “Беркайчан да стоматологка мөрәҗәгать иткәне булмавы һәм якын арада гына итәргә дә җыенмавы” турында язды. Яшь кеше 3-4 айдан үлде, чөнки тешенең тамыры телен кискән һәм аңа азык чәйнәргә бирмәгән, шуннан онкология башланган.
Әгәр кеше каршы булуы турында язса, без аны әлеге ярдәмне алырга мәҗбүр итә алмыйбыз. Кешеләр диспансерлаштыруның: флюорография, авыз куышлыгы, сөт бизләре, хатын-кыз җенес өлкәсе онкологиясенә тикшерү узуның, RWга кан анализы тапшыруның бүген ракны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм онкологиягә, шулай ук әйләнә-тирәдәге кешеләргә көнкүреш юлы белән дә җиңел күчүче сифилис һәм туберкулез кебек куркыныч авыруларга каршы көрәшү эшендә шактый ярдәм итәргә мөмкинлек бирүче иң нәтиҗәле ысуллары булып торуын аңламыйлар.
Сер түгел, андый авырулар прогнозы авырулары инде көчәеп баручыларныкына караганда яхшырак. Ел саен скрининг системасы аркасында югарыда атап кителгән авырулар ачыклана. Районыбызда безнең линия буенча гына да авыз куышлыгы онкологиясенең башлангыч үсеш фазасында табылуы аркасында 4 кешенең исән булуын горурланып әйтә алам. Рак күзәнәкләренең ничек тиз эшләвен аңлатып торырга кирәкмидер, дип уйлыйм. Шуңа күрә, диспансерлаштыру кагыйдәсе кан белән язылган, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер.
– Шундый “баш тартучылар” хәзер күпме соң?
– Тулы бер эшелон, бу – заманыбызның бер бәласе. Дөрес, билгеле бер һөнәр ияләре – эшләре азык-төлек, балалар белән бәйләнгән кешеләр, барлык медицина хезмәткәрләре һәм башкалар даими төстә медицина караулары һәм закон буенча авызга, телиләрме алар юкмы, тулы дәвалау чаралары үтәргә мәҗбүрләр. Кире очракта алар эшкә кертелмәячәкләр. Ләкин, килешегез, менталитетны үзгәртер вакыт җитте. Теләсә нинди тынычсызлый торган сәбәп – уртлар каный, авыз эчендә ниндидер шеш үсә, эренли башлауга, үзеннән-үзе узар әле, дип көтеп ятмыйча, ашыгыч төстә белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу адымны закон таләп иткәнгә түгел, үз тормышың һәм сәламәтлегең өчен эшләү зарур. Аннары газапланырлык булмасын...
Саннар
Авыш куышлыгы һәм йоткылык рагыннан үлүчеләрнең 90 процентыннан артыграгы тәмәке тарту белән бәйләнгән. Россиядә ел саен авыз куышлыгы һәм йоткылык рагыннан 13500гә якын кеше үлә һәм авыруларның бик аз өлеше генә биш ел яши ала.
Статистика буенча безнең районда елына 20гә якын кеше авыз куышлыгы рагы белән авырый һәм шул сәбәп буенча бер кеше үлә. Өстәвенә карт әби-бабайлар түгел, ә яшь, хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләр
Сүз уңаеннан
Бүген стоматологка кабул итүгә эләгү җиңелрәк: чиратта тормас өчен табибка стоматология поликлиникасы терминалы яки uslugi.tatarstan.ru порталы аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка килергә кирәк. Өстәвенә поликлиникага ике яңа белгеч килде, шуның нәтиҗәсендә хәзер стоматологик ярдәмне һәркем ала алачак.