Зур Тигәнәледә Муниципаль хезмәткәрләр көне

2014 елның 20 мае, сишәмбе

Менә икенче ел инде районыбызда Муниципаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Анда аерылып  торучы хезмәткәрләр һәм авыл җирлекләре депутатлары чакырыла һәм бүләкләнә. Быел озак еллар уңышлы эшләгәне һәм югары профессионализмы өчен район хакимияте башлыгының Мактау грамотасы белән җирлегебезнең баш бухгалтеры Вальщикова Гөлзада Сәйдәш кызы бүләкләнде.

 Шулай ук Зур Тигәнәле  авыл җирлегенең вәкаләтле органы депутаты  Мостафин Рафил Ралиф улы һәм җирлек тормышында актив катнашкан Әхмәтҗанова Рәзинә Равил кызы да катнашуга лаек булды.

Аларга киләчәктә дә нык торып эшләүләрен, максатка ирешүдә үҗәтлек, карарлар кабул итүдә зирәклек, туган муниципалитетыбыз хакына барлык эшләрдә дә һөнәри уңышларга ирешүләрен телибез. Нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм, күңел кутәренкелеге, үз көчләренә һәм иртәгесе көнгә ышаныч юлдаш булсын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International