Безнең авыл җирлеге һәр чакырылыш саен лаеклы улларын армиягә озата. Алар Россиягә намус белән хезмәт итеп, үзләренең кече ватаннарына әйләнеп кайталар. Ватанны ярату, хөрмәт итү һәм аның белән горурлану гына аз булуын аңлыйлар алар. Кешене сүзләр түгел, ә аның эшләре бизи. Һәр көн якыннарың, әти-әниләрең һәм дусларың горурлана алырлык изге эшләр белән үтәрлек итеп яшәргә кирәк. Шушы сүзләрне раслагандай, Зур Тигәнәле авылы призывникларының берсе Вальщиков Салават Фәнис улы вакытын бушка уздырмый, 2014 елның язында хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр арасында, спортның хәрби-кулланма төре буенча республика зона спартакиадасында “24 килограммлы гер күтәрү” номинациясендә катнашып, беренче урынны алды. Без аңа уңышлы хезмәт итүен телибез һәм аның, Экзюпери әйткәнчә, армиягә кадәр үзе яшәгән, халыкның гореф-гадәтләре, гаилә бәйрәмнәре сакланып калган туган авылына чын ир-егет булып кайтачагына ышанабыз.