ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга
1 июньнән “Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында”гы Федераль законның 19 маддәсе, 4нче бүлеге үз көченә керә.
Кадерле якташлар! Сезне гаилә җепләрен бәйләргә булышучы шушы искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм.
Башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарының банкротлык процедуралары нәтиҗәлелеген һәм Алексеевск муниципаль районында арбитраж идарәчеләр эшчәнлеген күтәрү мәсьәләләре буенча үзара ярдәм итешеп эшләүнең территориаль эшче төркемнәре составы турында мәгълүмат
Хәзер чәчү кампаниясе тулы көченә бара, бөртекле культуралар чәчеп бетерелгән диярлек. “Родина” колхозы механизаторы Илнур Шәфигуллин  чәчү алдынгысы булды, ул 13 майга 976 гектар чәчте.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Аграр яшьләр берләшмәсе Алексеевск аграр колледжы һәм Алексеевск п.г.т. хакимияте белән берлектә Кама елгасы пляжын чүп-чардан чистарта.
Алексеевск балалар сәнгать мәктәбе үзенең юбилеен сюрпризлар, сәхнәләштерелгән әсәрләр белән тулы матур концерт программасы белән билгеләп үтте.
Шушы көннәрдә янгын каравылы үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Әлеге һөнәр ияләренең бурычы – ишекләрен бәла килеп каккан кешеләргә һәрчак ярдәмгә ашыгу.  Үз сәламәтлекләренә, тормышларына куркыныч янап торса да. Ләкин алар бу хакта оныталар һәм беренче сигнал булу белән үк кешеләрне һәм аларның мөлкәтен саклап калу өчен вакыйга урынына ашыгалар. Шуның өчен әлеге хезмәтнең эш көннәре, проблемалары һәм уңышлары турында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Олег  ЕЩЁВ белән сөйләшәбез.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Фестивальдә Россия һәм Белоруссия (Мәскәү, Минск, Санкт-Петербург, Ярославль, Чиләбе, Самара, Бөек Ростов), шулай ук Казан Митрополиясеннән чаң кагучылар катнашачак.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча сабан культураларын беренчеләрдән булып “Алга”, “Родина” колхозлары, “Хаммәтвәлиев”, “Гомәров” крестьян-фермер хуҗалыклары, шулай ук “Северное Алексеевское”,  “ВЗП Билярск”, “Элита”  авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм аграр колледж төгәлләде.
Җиңү көне – бу дөньяның яңадан туган көне. Яз сулышы белән бергә зур бәйрәм – Җиңү көне билгеләп үтелә. Әйе, 9 май – Җиңү бәйрәме. Илебезгә тынычлык алып килгән иң куанычлы көн.  Ел саен бу көн шатланып та, моңаеп та, зур дулкынлану белән бәйрәм ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International