Истәлекле даталар календаренда бу көн 1993 елда БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе нигезендә барлыкка килә һәм ел саен 15 майда билгеләп үтелә.
Бу көн безгә тагын бер кат гаиләнең кыйммәте турында уйланыр һәм якын кешеләребезгә игътибар күрсәтер өчен мөмкинлек бирә. Гаиләнең нык булуы, анда тупланган зирәклек һәм белемнәрнең бер буыннан икенчесенә күчүе гаять мөһим. Әйдәгез, балаларыбызга күбрәк шатлык китерик, аларның тормышын кызыклырак һәм эчтәлеклерәк итик!
Бүген районыбызда 3154 гаиләдә 5678 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Күп балалы гаиләләр саны артуы да сөендерә. Халыкны социаль яклау бүлегенең соңгы мәгълүматлары буенча бездә 350 күп балалы гаилә бар, шуларда 1141 бала тәрбияләнә.
Ихлас күңелдән сезне Халыкара гаилә көне белән котлыйм! Һәр гаиләгә тынычлык, үзара аңлашу, балаларыгыз белән горурлануыгызны, аларның өлкәннәрне хөрмәтләвен, нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм иминлек телим!”