Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятын саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерүгә ярдәм итү максатыннан, 2013-2014 нче уку елында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” яшь язучылар бәйгесе уздырган иде. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:яшь прозаик, яшь шагыйрь, яшь драматург. Башлангыч сыйныф укучылары, конкурстан тыш катнашып, кызыксындыру бүләгенә ия булдылар.
30 нчы апрель көнне Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов һәм Татарстан Республикасы Примьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашында татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән II Халыкара олимпиада җиңүчеләрен котлау һәм бүләкләү тантанасы үтте. Бу чарада безнең район делегациясе дә катнашты.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев белән Алексей Демидов ветераннарның өйләренә бардылар.
Алексей Демидов исеменнән алар Әлки һәм Лаеш районнары ветераннарына 10 азык-төлек пакеты алып бардылар, 117 пакетны Алексеевск, Спас һәм Әлки районнары ветераннары Фоат Вәлиевтан алдылар