Татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиадасы турында

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Инде икенче ел рәттән Казан федераль университеты татар телен, мәдәниятен саклау, үстерү, өйрәнү  максатында Россия Федерациясендәге, ерак һәм якын чит илләрдәге укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада үткәрә. Олимпиада укучылар һәм студентлар арасында ике турда үткәрелә: читтән торып һәм төп (икенче) тур.

Беренче тур Интернет-тест формасында, читтән торып башкарыла. Быелгы олимпиаданың беренче турында Россиядән, Таҗикстаннан, Казакъстаннан, Төркиядән, Үзбәкстаннан, Бельгиядән, Кытайдан, Япониядән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Эстониядән, Австралиядән һәм Канададан якынча 5 мең укучы һәм студент катнашкан.

   Беренче тур нәтиҗәләре буенча 300 укучы олимпиаданың икенче (төп) турында катнашырга чакыру алды. Шулар арасында районыбызның Кыр Шунталы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гарифуллина Ләйсән дә бар (укытучысы Нуретдинова Л.М). Ләйсән әлеге олимпиада Татарстан районнары, Россия төбәкләре һәм чит ил кунаклары арасында районыбызның йөзен, данын яклады. Әлбәттә, бу югарылыкка ирешү, үз өстеңә шундый зур җаваплылык алу җиңелләрдән булмагандыр.  Ләйсәннең үзенә сүз бирик.

   “Бик күп укырга, үз өстемдә эшләргә, җыр-биюгә, кыскасы, төрле яктан да хәзерлекле булырга кирәк булды. Ә моның өчен безнең мәктәптә барлык шартлар да тудырылган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия апа безгә, укучыларына, ныклы белем генә биреп калмыйча, дөнья серләренә төшенергә, заман белән бергә атларга ярдәм итә. Мин  аның дәресенә һәрвакыт әзерлек белән киләм, кызыксынып тыңлыйм, һәрбер әйткән сүзенә колак салам. Минем хыялым да –татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу.

Киләчәктә шундый бәйгеләрдә катнашып, беренчелекне алырга дигән максат та куйдым үземә. Бу бәйге безне, татар балаларын, тагын да дуслаштырды. Бәйгенең бер бүлеге “Туган илем, туган халкым, туган мәктәбем” темасына презентация тәгъдим итәргә иде. Мин бик зур горурлык белән үзебезнең яктың табигате, авылдашларым, дусларым турында сөйләдем. Өч көн Казанда торып барысын да бик сагындым.

Мин үземнең  татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Туган телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә.”

   Чыннан да бөек һәм матур тел – татар теле. Читтә яшәүче кардәшләребезнең телебезгә карата булган тирән ихтирамын күреп, Татарстанда яшәп тә телебезне тиешенчә өйрәнеп, кадерләп бетерә алмавыбызга оялып та, бөек халыкның бер вәкиле булуыбызга горурланып та кайттык без бу чарадан.  Кемнәр генә өйрәнми икән безнең телебезне, Шаккатырганы шул булды: татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиаданың Гран При иясе –  Япон егете Хиcияма Юто Сигэру! Бу егет КФУга укырга килергә телим, татарлар арасында яшәрмен дип татар телен өйрәнгән. Безнең күпләребезгә үрнәк булырлык бу егеткә чын күңелдән уңышлар телисе килә. Ә якташыбыз Ләйсәнгә һәм аның укытучысы Лилия Мингалим кызына Халыкара дәрәҗәгә күтәреп районыбыз данын яклаулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешеп, зур җиңүләр яулауларын телибез.

 

 

Район методик берләшмәсе җитәкчесе Р.Р. Гадеева

 

 

 



 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International