2014 нче елның 21 нче апрель көнендә бәйгенең йомгаклау чаралары уздырылды. Чараларның беренче өлеше Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелде. Программада әдәби остаханәләр, атаклы язучылар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, шәһәр буйлап экскурсия оештырылды. Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында премияләр белән бүләкләделәр.
Йомгаклау көнен дә Алексеевск районыннан чакырылган укучылар: Зур Тигәнәле урта мәктәбе укучылары Закиров Риназ һәм Асфандиярова Алисә (укытучылары Ахметзянова И.Р.) , Юеш Көрнәле урта мәктәбе укучысы Строкова Римма (укытучысы Зарыпова Г.Х.) катнашты, ә инде Кыр Шонталысы урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Нуретдинов Нурфәт (укытучысы Нуретдинова Л.М.) кызыксындыру дипломы һәм премия белән сәхнәдә бүләкләнде. Киләчәктә дә укучыларыбызга зур уңышлар телибез, иҗат чишмәгез саекмасын иде.
Пожалуйста, подождите