ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Җиңү көне хөрмәтенә быел да күптәнге гадәт буенча Җиңү парады һәм күп кенә чаралар оештырылачак.
2014 елның 15 апрелендә   1997, 1998, 2000 елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбе беренчелеге булып узды. Ярышларда 4 команда – Алексеевск, Нурлат, Чув.Майна,  База лы Матактан 70кә якын кеше катнашты. Балалар өйләренә әйбәт кәеф белән кайтып киттеләр.
Профориентация эше үткәрү максатында 2014 елның 7  маенда 1нче Алексеевск урта гомуми белем мәктәбе базасында 9-11нче сыйныф укучыларының Россия Ислам институты вәкилләре белән очрашуы булып узды.

7
май, 2014 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Кадерле якташлар!

Сезне чын күңелдән бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!

Әфганстан һәм Чечнядагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, авыр елларны кичергән бөтен кешегә мөрәҗәгать итеп, аларга якыннарының игелекле булуын, яратуын һәм хөрмәт итүен, әле тагын озак еллар бәхетле гомер кичерүләрен тели.
Теннис академиясендә бадминтон буенча ТР беренчелеге булып узды, анда Алексеевск районыннан 36 спортчы катнашты.
13 һәм 14 майда  хәрби комиссариатта халык өчен телефон  “кайнар линия”се оештырылачак.
6 майда партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсе  район мәгариф бүлеге белән берлектә  якынча йомгак ясадылар һәм иҗат бәйгесенең финал өлеше өчен эш сайлап алдылар.

6
май, 2014 ел
сишәмбе
Узган шимбәдә  “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе булып узды, анда бистә оешмалары, предприятиеләре, бюджет учреждениеләре һәм ТМШ хезмәткәрләре катнашты.
6 майда сәгать 10да предприятие һәм оешмаларның быелның  дүрт аендагы эш йомгаклары буенча киңәйтелгән утырышы  булып узды. Утырышлар залына район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре җыелды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International