Урман утырту, “көрәкләр һәм үсентеләр”

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Бу көнне “Сабантуй” бәйрәмен үткәрү территориясендә 250 данә үсенте утырту буенча старт бирелде. Яз – елның агачлар утырту өчен иң уңайлы вакыты. Әгәр үсентеләргә су сибеп торсаң, аларның тамырланып китү өмете зур булачак. Бистәдә, шәһәр җирлеге башкарма комитеты  җитәкчесе Александр Сергеевич Харитонов сүзләренә караганда, акция план буенча башланып, агачлар санитария-эпидеомиология икеайлыгы тәмамланганчы утыртылачак. Г. Боровиков урамыннан алып Л. Толстой урамына кадәр “Казан – Оренбург”   автоюлы буендагы территория яшелләндереләчәк һәм  Мичурин урамындагы дендробакча территориясендә үсентеләргә ревизия ясалачак. Акциядә катнашучылар, көн болытлы, сүрән булуга да карамастан бу эшкә җаваплы карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International