“Балалар илнең рәсемен ясыйлар” район конкурсына якынча йомгак ясалды

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

13 майдан 27 майга кадәр сайлап алынган конкурс эшләренә жюри “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе төбәк башкарма комитетында “Балалар илнең рәсемен ясыйлар” исемле 8нче республика конкурсына йомгак ясаячак.

Район конкурсы йомгаклары буенча жюри түбәндәге җиңүчеләрне билгеләде: “Татарстан Республикасында Мәдәният елы” номинациясендә беренче урын Лилия Юлдашевага (7 яшь, Шәмә гомуми белем мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы) бирелде; икенче урынны Галина Шибкова (8 яшь, 2Б сыйныф, Ромодан урта мәктәбе) һәм Рафаэль Гайфуллин (10 яшь, Коры Көрнәле башлангыч мәктәп-балалар бакчасының 4нче сыйныф укучысы) яулады; өченче урынны Тихонова Светлана (10 яшь, 4нче сыйныф, 3нче Алексеевск урта мәктәбе), Маслова Анастасия (10 яшь, 4нче сыйныф, Чув. Майна урта гомуми белем мәктәбе) һәм Вәлиуллина Алиса (6 яшь, 1нче сыйныф, Ромодан урта гомуми белем  мәктәбе) үзара бүлеште.

 “Кышкы Олимпия уеннары-2014”  номинациясендә урыннар түбәндәгечә бүленде: Вәлиева Сабина (9 яшь, 3нче сыйныф, Левашево урта мәктәбе) – беренче урында; икенче урынны жюри  Рыжикова Олеся белән (10 яшь, 3нче сыйныф, Югары Тат.Майна төп мәктәбе) белән Федотова Алена (10 яшь, Балалар  иҗаты үзәге) арасында бүлде; өченче урынны Павлова Лилия (10 яшь, 4нче сыйныф, Ромодан урта мәктәбе) белән Мазеева Диана ( 8 яшь, Шәмә мәктәбе) алды.

Конкурска йомгакны жюри май аеның икенче һәм өченче ункөнлегендә ясаячак
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International