Иртәнге 8дә ветераннар “Апельсин” кафесына чәй эчәргә җыелачак, аннан аларны халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре парад урынына озатып куячак.
Җиңү парады 8.25 минуттан 8.50гә кадәр дәвам итәчәк. 8.50дән 9.00га кадәр Воскресенск чиркәвендә Ватан һәм халык өчен һәлак булган сугышчылар рухына дога кылыначак. Аннары митинг булачак, бирегә җыелучылар алдында район башлыгы Владимир Козонков, район җитәкчеләре, районның ветераннар советы рәисе, укучылар чыгыш ясаячак.
Тантаналы өлештән соң, 11.30да район мәдәният йортында бәйрәм концерты башланачак. Шул ук вакытта эстафета һәм мини-марафон үтәчәк. Бәйрәм көненең беренче яртысы ветераннар өчен “Огонек” белән тәмамланачак.
Кич белән 18.00дан 19.00га кадәр балалар Чиркәү каршындагы асфальтта акбур белән рәсем ясарга чакырылалар. Шул ук вакытта бистәнең икенче мәктәбе стадионында халык күңел ачулары башланачак, анда теләге булган бөтен кеше чакырыла. Район кешеләрен һәм кунакларын ачык сәхнәдә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышлары көтә. Гадәттәгечә эчемлекләр, туңдырма, шашлык сату оештырылачак. Бәйрәм 22.00 да фейерверк җибәрү белән тәмамланачак.
* * *
– Җиңү көнендә ветераннарны бәйрәм чарасына һәм кире өйләренә ташу өчен автотранспорт биреләчәк;
– иртәнге 7дән 9га кадәр “Кама” кинотеатрыннан хәрби-патриотик темага музыка яңгырап торачак;
– митинг вакытында һәйкәл янында хәрби кыр кухнясы урнаштырылачак, теләге булган бөтен кеше фронт боткасы ашый алачак.