Җиңү көне белән!

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Җиңү безгә гаять зур, һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык бәягә төште. Әлеге сугыш безне көчле милләт итте. Һәр көнне, һәр сәгатьтә, һәр минутта кешеләр сугыш кырларында һәм тылда карар кабул иттеләр. Илебез язмышы өчен әлеге аерым бер җаваплылыкны ветераннарыбыз үзләренең бөтен гомерләре аша үткәрделәр. Ветераннарыбыз безгә иң мөһим нәрсә – ирек яуладылар. Вакыт гаять зур көчкә ия. Тик ул кешелек хәтереннән, сезнең белән безнең хәтердән көчсезрәк. Без беркайчан да фронтларда көрәшкән солдатларыбызны, заводларда ир-атларны алмаштырган хатын-кызларыбызны, үз яшьләре өчен әйтеп бетергесез сынаулар кичергән балаларны онытмаячакбыз. Алар барысы да – сугыш геройлары. Илебезнең сугыш елъязмасында безнең якташларыбызның да өлеше зур. 7000гә якын алексеевскилы 1945 елның язында өйләренә әйләнеп кайта алмады. Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән әти-балаларыбызга мәңгелек истәлек һәм рәхмәт. Бүген безнең  районда 56 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Өлкән яшьтә булуыгызга да карамастан, күңел күтәренкелегегезне саклап калуыгыз өчен рәхмәт сезгә, кайберләрегез хәзер дә  яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә, районның җәмәгать тормышында актив катнаша. Бүген мин яшь буынга мөрәҗәгать итеп:  халкыбыз тарихының аерылгысыз өлеше Бөек Ватан сугышында Җиңү турында онытмагыз! Укыгыз, алга омтылыгыз, киләчәккә кыю карагыз һәм ата-бабаларыгызның игелекле эшләрен дәвам иттерегез.

Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International