Сәламләү сүзе белән Алексеевск муниципаль районы имам-мөхтәсибе Р.Н.Вальщиков чыкты. Шуннан соң Ислам фәннәре факультеты деканы Р.Р.Йосыпов вуз, факультетлар һәм РИИда укыту формалары турында сөйләде. Чара азагында Теология факультеты деканы урынбасары А.Р.Фәезов викторина үткәрде, анда укучылар дөрес җаваплар өчен кыйммәтле призлар алдылар.