“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Үзәк сайлау комиссиясе Департаменты җитәкчесе Лариса Жаркова даими эшләүче киңәшмә утырышы кысаларында Татарстан бердәмроссиялеләре белән очрашты. Чарада “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре, республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, башлангыч бүлекчәләр секретарьлары, партиянең җирле башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Очрашуда сайлау кампаниясенә әзерлек турында фикер алыштылар, аерым басым партиянең башлангыч бүлекчәләре белән эшләүгә ясалды. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук “Бердәм Россия” җирле башкарма комитетлары җитәкчеләрен урыннарда партиянең тарафдарлары белән эшләүгә игътибар бирергә чакырды. Моннан тыш, ул, сайлау кампаниясе вакытында партиянең һәр әгъзасы алдында гаять зур эш тора, аны ничек кенә булса да үтәргә кирәк булачак, дип билгеләп үтте.
Очрашу азагында нәтиҗәле эшләгәннәре өчен өч башлангыч бүлекчә секретаре, шул исәптән Алексеевск районының Зирекле авыл җирлеге секретаре Валентина Данилова бүләкләнде, ул Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Рәхмәт хаты алды.