Тантаналы митингка иртән иртүк Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, бистә кешеләре, күп санлы кунаклар җыелды, алар арасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын язу идарәсе начальнигы Зарипова Э.А., Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Тимербулатов Р.Р., Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вәлиев Ф.В. бар иде.
Сүз Алексеевск районы башлыгы В.К. Козонковка бирелә:
“Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Кадерле якташлар!
Сезне чын күңелдән бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!
Җиңү безгә гаять зур, һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык бәягә төште. Әлеге сугыш безне көчле милләт итте. Һәр көнне, һәр сәгатьтә, һәр минутта кешеләр сугыш кырларында һәм тылда карар кабул иттеләр. Илебез язмышы өчен әлеге аерым бер җаваплылыкны ветераннарыбыз үзләренең бөтен гомерләре аша үткәрделәр. Ветераннарыбыз безгә иң мөһим нәрсә – ирек яуладылар. Вакыт гаять зур көчкә ия. Тик ул кешелек хәтереннән, сезнең белән безнең хәтердән көчсезрәк. Без беркайчан да фронтларда көрәшкән солдатларыбызны, заводларда ир-атларны алмаштырган хатын-кызларыбызны, үз яшьләре өчен әйтеп бетергесез сынаулар кичергән балаларны онытмаячакбыз. Алар барысы да – сугыш геройлары. Илебезнең сугыш елъязмасында безнең якташларыбызның да өлеше зур. 7000гә якын алексеевскилы 1945 елның язында өйләренә әйләнеп кайта алмады. Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән әти-балаларыбызга мәңгелек истәлек һәм рәхмәт. Бүген безнең районда 56 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Өлкән яшьтә булуыгызга да карамастан, күңел күтәренкелегегезне саклап калуыгыз өчен рәхмәт сезгә, кайберләрегез хәзер дә яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә, районның җәмәгать тормышында актив катнаша. Алдыгызда баш иябез”.
Бер минут тын тору игълан ителә. Һәлак булган якташларыбыз истәлегенә һавага ату яңгырый. Шәһәр һәм район җитәкчеләре, кунаклар, шулай ук ветераннар обелискка веноклар һәм чәчәкләр куялар.
Митинг вакытында Үзәк паркта һәйкәл янында хәрби кыр кухнясы куелган иде, анда кешеләр фронт боткасы белән сыйландылар.
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң район мәдәният йортында бәйрәм концерты башланып китте. Ә шул ук вакытта эстафета һәм мини-марафон булып узды.
Кич белән икенче мәктәп стадионында халык күңел ачуы башланачак, анда теләге булган бөтен кеше катнашачак.
Ә Җиңү көнен бәйрәм итү кичке сәгать 10да фейерверклар җибәрү белән төгәлләнәчәк.