Җиңү мәйданында патриотик һәм сугыш тематикасын чагылдырган җырлар агылды. Мәйдан бәйрәм үткәрү өчен барлык реквизитлар белән бизәлгән. Халык мәйданга җыела. Мәйданда ветераннар утырып тору өчен урындыклар әзерләнгән. Сәхнәдә – авыл, район һәм шәһәр җитәкчеләре, бәйрәмне алып баручылар.
Бәйрәмне башларын салганнарның рухларын шатландырып Зур Тигәнәле авылының мәчете имам-хатыйбы Җәмил хәзрәт дога белән ачып җибәрде.
Сүз авыл җирлеге башлыгы Зарипов Рашат Әбүбәкер улына бирелде:
– Без, яңа буын кешеләре, ләкин шушы дәһшәтле сугышларда башларын салган шәһитләрнең, яудан исән-сау кайтып, илне кабат торгызуда үзләрен аямаган ветераннарыбызның, тылда көнне-төнгә ялгап, тир түккән авылдашларыбызның батырлыгын буыннан-буынга тапшырып, исемнәрен мәңгеләштерү безнең олы бурычыбыз булып тора. Безнең авылдан сугыш кырларына 317 кеше озатылган. Шулардан бары 157сенә генә кире әйләнеп кайтырга насыйп була. Менә шушы каһарман авылдашларыбыз истәлегенә, бүген Бөек Җиңүнең 69 еллыгы бәйрәме көнендә яңа һәйкәл ачыла. Яңа һәйкәл төзетү инициативасын авылдашыбыз Зарипов Ралиф Кәрим улы тәкъдим итте һәм аны район хакимияте хуплап алды. Шушы җитәкчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, бүген безнең каршыбызда мәһабәт һәйкәл пәйда булды. Ә һәйкәлнең тирә-юнен агачлар һәм чәчәкләр белән матурлауда авылдашыбыз, Казан шәһәренең яшелләндерү тресты җитәкчесе Җаббарова Роза Шәрифулла кызы, һәйкәл тирәсендәге мохитне төзекләндерүдә Алексеевск юл төзүчеләре зур өлеш кертте.