Алексеевск районында янгын каравылы янгын куркынычсызлыгы сагында

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

– Олег Леонидович, безгә янгын каравылын булдыру тарихы турында сөйлә гез әле.

– 1649 елның язында патша Алексей Романов “Шәһәр благочениесе турында”гы наказны – профессиональ янгын каравылы булдыру турындагы документны имзалады.  Быел Россиянең янгын каравылына – ә һөнәри бәйрәм  Россия Федерациясе Указы белән билгеләнде – 365 ел тулды. 2004 елда янгын частен Дәүләт янгын күзәтчелегеннән аердылар.Ләкин, шуңа да карамастан, янгын подразделениесе авария-коткару берләшмәсе буларак эшли һәм турыдан-туры янгыннарны сүндерү һәм гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнә, ә безнең бурыч янгын килеп чыгу сәбәпләрен ачыклаудан, шулай ук профилактик янгынга каршы эшчәнлек алып барудан гыйбарәт, элеккечә үк бер команда булып эшлибез.  

 

– Әле дә хәтеремдә, элек бөтне районга бер янгын часте булып, ул район үзәгендә урнашкан иде. Соңгы елларда нәрсә үзгәрде?

 – Бүгенге көндә   114нче янгын частеннан кала (аның коллективы 40 кешедән тора) тагын Татарстан Республикасы Янгын каравылының өч аерым посты һәм ирекле янгын каравылының авыл торак пунктларын уттан  саклаучы  алты подразделениесе сугышчан дежур тора.

  

Ягъни соңгылары бушлай эшлиләр?

 

– Бу нәкъ шулай. Уңай мисал итеп Лебедино һәм Урта Тигәнәле авылларындагы  ирекле янгын каравылын китерергә мөмкин. Аларның техникалары янгын сүндерергә һәрчак әзер. Шуңа күрә бу торак пунктларда янгын чыкса яки берәр нәрсә янып китсә, алар утны үз көчләре белән сүндерәләр һәм без килгән төшкә ул инде сүндерелгән була. Ни кызганыч, моны күп кенә башка авыллар турында әйтеп булмый. Ут белән ничек тә булса көрәшү өчен ул авылларның кешеләре шушы коточкыч хәлне тамаша кылыр һәм аның нәрсә белән төгәлләнүен белер өчен генә киләләр.  Кешеләр  бәланең күршеләренә генә түгел, ә үзләренә дә килергә мөмкин икәнлеген никтер аңламыйлар. Карак керсә, бер әйбереңне алып чыгар, ә ут бөтен мөлкәтеңне юк итәр, ди халык…

 

– Көндәлек эшегездә хезмәтегез коллективына тагын нинди   проблемалар белән  очрашырга туры килә?

– Шундыйларның берсе – авылларның бик еракта урнашуы. Сүз янгын турында барганда һәр минут кадерле.  Рус Морасасы, Чуваш  Майнасы һәм башкалар кебек бистәдән һәм янгын каравылының кайбер постларыннан еракта урнашкан торак пунктлар  бар.  Әгәр агач өй янса, ә юл озынлыгы 45 чакрымнар тәшкил итә, янгын сүндерүчеләр урынга утны сүндерергә түгел, ә, кагыйдә буларак, утның башка өйләргә дә таралуына юл куймас өчен генә киләләр, чөнки бу вакыт эчендә торак корылма янып беткән була инде.

Районда, бигрәк тә  авылларда агач өйләр бик күп. Яннарында гына мунчалар һәм каралты-куралар, печәнлекләр урнашкан өйләр өстәмә куркыныч чыганагы булып торалар,  алар шырпы кебек кабынып китәләр. Шундый очракларның берсе 2012  елда Кр. Баранда булды: ялкын бер абзардан икенчесенә күчә, бәхеткә, алардан йорт хайваннарын вакытында куып чыгарырга өлгерәләр. Агач корылмаларны ут санаулы минутларда ялмап ала. Тагын шундый бер хәл өченче ел Кызылъярда булды. Вакыйга урынына килгән янгын командасы янгынны сүндерергә ничек кенә тырышмасын, аномаль эссе һавада һәм көчле җил аркасында чаткылар шулкадәр еракка таралалар ки, күп тә үтми, күршедәге өй, аның артыннан ук беренчесеннән икенче якта урнашкан тагын бер өй яна башлый. Без юкка гына районнның һәр торак пунктында авыл кешеләре вакытны әрәм итмичә янгынны  беренче чаралар белән сүндерә башласыннар өчен ирекле янгын дружинасы булдыру турында пропаганда алып бармыйбыз. Авыл җирлекләре башлыклары җаваплы кешеләр билгеләргә тиешләр, алар кемнең су ташып торуын, кемнең утка су сибүен, ут сүндергеч ярдәмендә кемнең ялкынга каршы көрәш алып барачагын белеп торырга бурычлылар. Өстәвенә бу хәзер аеруча мөһим, чөнки яз-җәй янгыннар ягыннан иң куркыныч чор.

 .

Россиянең тагын бер бәласе – юллар. Әгәр җәен янгын подразделениесе  кече ватаныбызның теләсә кайсы ноктасына бара алса, кышын юлны еш кына кар таулары күмеп китә, бу яктан бигрәк тә авыллар җәфа чигә. Аларда юллар нигездә үзәк урамнарда гына чистартыла, анысы да я мәктәпкә, я булмаса, кибеткә кадәр. Икенче дәрәҗәдәге урамнар, тыкрыклар турында сөйләп торасы да юк, алар кар көртләреннән бөтенләй дә чистартылмыйлар. Әгәр янгын бер машина да барып җитә алмый торган урында башланса, ни буласын күз алдына китерә аласызмы?  Кар чистарту техникасы юлны чистартканчы күпме кадерле вакыт югала, ә бу төзәтеп булмаслык аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Илебез тарихы коры көннәрдә авыллары-авыллары белән янып көлгә әйләнгән мисалларны бик күп белә.

Су белән тәэмин итү мәсьәләсе элеккечә үк  кискен тора. Ул көн тәртибеннән төшми дә диярлек. Ярый әле һәр торак пунктта су алыр өчен күлләр яки елгалар бар. Ләкин эсседә  сай сулыклар кибәләр, һәм су ташу машинасына еш кына суга күрше авылларга яки район үзәгенә барырга туры килә. Суэтем башнялары белән дә гел шома гына булмый: юлсызлыкта яки яңгырлар явып торганда еш кына алар янына якын да килеп булмый. Аннан да битәр, алар әле туңган да булырга мөмкиннәр. Дөрес, җаваплы җирлек башлыклары бар барын, алар башняларны җылыталар, калганнары исә аларга бармак аша гына карыйлар. Шуңа күрә бу проблема алгы планга чыга. Берзаман Әшнәктә янгын сүндерделәр, ә суга Зур Полянкага бардылар. Шуңа күрә һәр авылда  янгын сүндерү гидрантлары булу  бик тә мөһим.

Ләкин янәдән дә аларны гел тикшереп торырга, хезмәт күрсәтергә һәм кышын җылытырга кирәк. Өстәвенә әлеге янгын краннарын Водоканал белгечләре (алар басымнын кайсы урында аеруча зур булуын һәм насосны кая куярга икәнен билгеләргә тиешләр), шулай ук безнең белән килешеп кую зарур, чөнки без елына ике тапкыр аларның эшкә сәләтлелеген тикшерәбез. Әгәр бу таләпләрнең барысы да үтәлсә, күп кенә бәлаләрне булдырмый калырга мөмкин булыр иде.

 Иске яки төзек булмаган электрүткәргечләр кебек хәвефле фактор турында да онытырга ярамый. Сер түгел, соңгы елларда көнкүреш һәм башка теләсә нинди техника бик куәтле, ә күпчелек өйләрдә элеккечә үк иске электрүткәргеч файдаланыла, ул исә еш кына шундый нагрузканы күтәрә алмый, һәм кыска ялганыш килеп чыга. Кыска ялганыш үткәргеч янгын куркынычсызлыгы таләпләренә каршы килеп монтажланган очракта да булырга мөмкин. Кешеләрнең салкын каравы да үзенекен итә. Мәсәлән, бездә мунчалар күп яна. Без мичләрне караучысыз калдырырга яки аны кабызуны балаларга ышанып тапшырырга ярамавын кешеләрнең исләренә төшереп торабыз.

 

Һәрчак исегездә тотыгыз: янгын чыкканда   01 яки 112 номеры буенча шалтыратыгыз.                 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International