Кешеләр сәламәтлеге дәүләт сагында

2014 елның 16 мае, җомга

 

1 июньнән “Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында”гы Федераль законның 19 маддәсе, 4нче бүлеге үз көченә керә. Әлеге Закон нигезләмәсе буенча, Татарстан Республикасы Алексеевск районы прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, 1 июньнән  тәмәке әйберләрен, сәүдә объектларына куеп һәм күрсәтеп,  ваклап сату тыела. Алар турында мәгълүмат тәмәке продукциясе исемлеген сәүдә залларында урнаштыру аша сатып алучыларга җиткереләчәк, исемлекнең тексты ак җирлектә бертөрле зурлыктагы кара төстәге хәрефләр белән язылган. Шуның белән бергә тәмәке әйберләре бәяләре күрсәтелгән исемлек, нинди дә булса географик сурәтләр һәм рәсемнәрдән файдаланмыйча, алфавит тәртибендә төзелергә тиеш. Тәмәке әйберләре исә тәкъдим ителгән исемлек белән таныштырганнан соң сатып алучы таләбе буенча күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International