Районда барлыгы 20 мең гектар сабан ашлык чәчелде. Терлек азыгы һәм техник культураларны чәчү төгәлләнеп килә. 13 майга барлыгы 38100 гектар чәчелде.
Быелгы чәчүдә “Хорш” комплексында 974 гектар чәчкән “Родина” колхозыннан Илнур Шәфигуллин (аның турында газетабызның киләсе санында сөйләнәчәк), “Алга” колхозыннан Ирек Вәлиуллин (ДТ-75 тракторында 786 гектар чәчкән) һәм “Северное Алексеевское”дан “Моррис” комплексында 400 гектардан артык чәчкән Юрий Байков иң яхшы механизаторлар булдылар.