ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, апрельдә 30 бала туган: 16 кыз һәм 14 малай. 18 гаиләдә – беренче, алтыда – икенче, биш гаиләдә – өченче, тагын бер гаиләдә дүртенче һәм аннан да күбрәк бала якты дөньяга аваз салган. Ата-аналар үзләренең кызларына Аделина, Александра, Анастасия, Валерия, Дарина, Дарья, Екатерина, Жасмин, Илания, Мәликә, Мария, Милана, Наталья, Ралинә, Элиза, Язилә; улларына Александр, Артем, Вадим, Данил, Данир, Макар, Матвей, Сергей, Тимур, Ярослав дигән исемнәр биргәннәр.
Шул чор эчендә үлү турында 26 акт теркәләгән: 8 – ир-ат, 18– хатын-кыз, шуларның 5есе (шул рәвешчә, 4 һәм 1) хезмәткә сәләтле яшьтә булган.