ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2019 ел
сишәмбе

  2019 елның 11 мартында көндезге 3 тән кичке 7 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Россия тикшерү комитетының тикшерү идарәсе Чистай районара тикшерү бүлеге  бинасында  гражданнар кабул ителәчәк.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Алексеевск муниципаль районының  җирле  җәмәгатьчелекне кабул итү  бүлмәсендә  депутат Айрат Хәйруллин төбәк атналыгы кысаларында гражданнарны кабул итте. Бу көнне партиянең кабул итү бүлмәсенә тугыз кеше килде. Сорауларның күп өлеше торак-көнкүреш  проблемаларын хәл итүгә багышланган иде. Район халкын  шәхси  ихтыяҗларга, сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләргә кагылышлы  бүтән сораулар да борчыды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да тулы җаваплар алдылар. Үтенечләр  эшкә алынды.

 

 


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Атна саен без авылда үз эшләрен ачкан кешеләр, гаилә фермалары, аякларында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче яшь эшмәкәрләр  турында язабыз. Андый кешеләрнең берсе –виноград үстерүче Александр Зверев, ул 25 сутый бакчасында  виноградның 100 төрле сортын үстерә.

 2019  елның 25 февралендә Көрнәле авыл җирлеге башлыгы Х.А.Медведев, Көрнәле авыл җирлегенең башлангыч оешмасы рәисе Э.Х.Ибәтуллина һәм Көрнәле авыл җирлеге сәркатибе З.Х.Гомәрова күп балалы ана, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Коры Көрнәле авылы кешесе Әхмәтова Сания Хуҗи кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан  котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы  башлыгы С.А.Демидовтан  бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

2019  елның 25 февралендә Ялкын авыл җирлеге башлыгы И.В Гущина һәм  Ялкын авыл җирлеге сәркатибе О.Ю.Гайванюк тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Языково авылы кешесе Гаврилов Александр Ивановичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан  котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы  башлыгы С.А.Демидовтан  бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Алексеевскилылар  грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Аяк киеме сатып алганда нәрсә белергә кирәк?


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Узган дүшәмбедә район үзәгенең 1 нче мәктәбендә  Алексеевск ш.т.б.да яңа җәмәгать киңлеген булдыру турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасының муниципаль архивлары ТАССР төзелүнең 100 еллыгы алдыннан республиканың Архив фондын Татарстан Республикасының икътисадый, фәнни, интеллектуаль һәм мәдәни үсешенә шактый өлеш керткән кешеләрнең документлары белән тулыландыру  буенча актив эш алып бара.

Узып киткән гыйнвар аенда “Халык контроле” системасына  алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә бозулар турында ике гариза килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International