Төбәк атналыгы кысаларында  депутат Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итте

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Алексеевск муниципаль районының  җирле  җәмәгатьчелекне кабул итү  бүлмәсендә  депутат Айрат Хәйруллин төбәк атналыгы кысаларында гражданнарны кабул итте. Бу көнне партиянең кабул итү бүлмәсенә тугыз кеше килде. Сорауларның күп өлеше торак-көнкүреш  проблемаларын хәл итүгә багышланган иде. Район халкын  шәхси  ихтыяҗларга, сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләргә кагылышлы  бүтән сораулар да борчыды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да тулы җаваплар алдылар. Үтенечләр  эшкә алынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International