Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне»акциясе узды

2026 елның 17 мае, якшәмбе

Акциянең төрле маршруты һәм программалары буенча музей-тыюлык объектларында 400дән артык кунак булды.

 

Килүчеләр өчен экскурсияләр, фәнни-популяр лекцияләр, концерт программасы һәм мастер-класслар әзерләнде. Кичәнең кульминациясе Казан дәүләт консерваториясе, Казанның 2нче музыка мәктәбе артистлары һәм химия өлкәсендә А.М. Бутлеров һәм А. Е. Арбузов традицияләрен дәвам итүче фәнни үзәкләр вәкилләре чыгышлары булды.

 

Чарада шулай ук Биләр үзмәшгульләре дә катнашты. Алар мастер-класслар үткәрделәр һәм җирле продукция тәкъдим иттеләр. Кунаклар арасында бал аеруча популяр иде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Александр Бутлеров шулай ук умартачылык белән дә шөгыльләнгән.

 

«Музейлар төне» акциясе ел саен тарих, фән һәм мәдәният сөючеләрне берләштерә, ә Биләр музей-тыюлыгы гадәттәгечә аны районда уздыру мәйданчыкларының берсенә әверелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International