2019 елның 25 февралендә Ялкын авыл җирлеге башлыгы И.В Гущина һәм Ялкын авыл җирлеге сәркатибе О.Ю.Гайванюк тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Языково авылы кешесе Гаврилов Александр Ивановичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башлыгы С.А.Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Гаврилов Александр Иванович Татарстан Республикасының Алабуга районы, Матвеевка авылында күп балалы игенчеләр гаиләсендә туа. Сугыш вакытында колхозда ата-аналар белән эшли. 1944 елда Асанов зоотехникумына укырга керә. Укуын тәмамлаганнан соң Алабуга районына зоотехник булып эшкә урнаша. 1955 елда өйләнеп җибәрә һәм хатыны белән бергә Менделеевск районының Бондюг авылына күчеп килә. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Ул гомере буе электрчы булып эшли. Хәзер кызы белән Языково авылында яши, дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар.