Узган дүшәмбедә район үзәгенең 1 нче мәктәбендә Алексеевск ш.т.б.да яңа җәмәгать киңлеген булдыру турында фикер алыштылар.
Җиңү паркы күп кенә яңартуларны көтә. Сүз берничә парк зонасын бердәм системага берләштерү турында бара. Төзекләндерелгән җәяүле сукмакларын, фонтанны, ял итү зоналарын тәртипкә китерү; ут дизайны, яңа яшелләндерү элементлары булдыру күздә тотыла. Автомашиналар кую урыннары төзекләндереләчәк, интерактив арт-объектлар куелачак.
Концепциягә күп функцияле ачык павильон, балалар мәйданчыгы, җыю-сүтү трибуналары булдыру, чаралар үткәрү өчен территорияләрне төзекләндерү кертелгән.
Фикер алышуда район җәмәгатьчелеге, шулай ук район предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты. Гомуми концепциягә халыкның теләкләре кертелде. Шуннан чыгып, планга үзгәрешләр кертеләчәк.