Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасының муниципаль архивлары ТАССР төзелүнең 100 еллыгы алдыннан республиканың Архив фондын Татарстан Республикасының икътисадый, фәнни, интеллектуаль һәм мәдәни үсешенә шактый өлеш керткән кешеләрнең документлары белән тулыландыру буенча актив эш алып бара.
Еш кына муниципаль берәмлекләрнең, авыл җирлекләренең, шәһәр, район оешмалары һәм предприятиеләренең шәхси коллекцияләрендә, шулай ук кешеләрдә туган якның тарихи һәм мәдәни мирасын (ләкин рәсми яктан гына) чагылдыручы документлар саклана.
Район архивы алексеевскилыларга районыбызның икътисадый, фәнни, интеллектуаль һәм мәдәни үсешенә шактый өлеш керткән кешеләрнең документларын һәм шәхси әйберләрен бүләк итү килешүе төзү мөмкинлеге турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итә.
Сораулар һәм тәкъдимнәр 8(84341) 2-46-84 телефоны буенча кабул ителә.