ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Күп функцияле үзәктә документларны кабул итү һәм бирү графигы

2019 елның 7 мартына


5
март, 2019 ел
сишәмбе


 Район кешеләре  Алексеевскида һәм Биләрдә  узачак “Кышны озату”  бәйрәмнәренә чакырыла.

13 мартта иртәнге 9 дан  12 гә кадәр Алексеевск  районы буенча дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе начальнигы Радик Зыятдинов  ведомство эшчәнлеге мәсьәләләре буенча  гражданнарны кабул итәчәк.

2019 елның 16 мартында Алексеевск муниципаль районының барлык җирлекләре территориясендә төзекләндерү кагыйдәләрен кабул итү мәсьәләсе буенча шул рәвешчә  һәр җирлек территориясендә халык алдында тыңлаулар үткәреләчәк.

7 мартта район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булачак.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 6 мартында Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез секундына 10-15  метрга кадәр көчле җил,  урыны белән көчәйгәндә  17-22 метрга кадәр (Казанда секундына 15-20 метрга кадәр), урыны белән томан көтелә.

2019 елның 4 мартына  Россия Федерациясенең Ростов  өлкәсендә 2 чыганак  А кош гриппы буенча гарантин  режимында  тора. Сарыкларда һәм кәҗәләрдә чәчәк авыруы буенча ике өлкә: Мәскәү һәм Тула өлкәләре карантинда.  Россия Федерациясенең төрле республикаларында һәм өлкәләрендә терлекләрдә бруцеллез авыруының 52 чыганагы ачыкланды..

Федераль  интервенция фондындагы бөртекле ашлыкны эчке базар өчен генә сатарга карар ителде. Бөртекле ашлык  сатып алу белән бәйләнгән кыенлыклар турында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән килә торган мөрәҗәгатьләрнең ешаеп китүе сәбәпле РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре игътибарына бары тик эчке ихтыяҗларны тәэмин итү өчен генә сатыла торган  интервенцион ашлыкны базарларда сатып алу мөмкинлеге турындагы мәгълүматны җиткерә.

 

Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә, аны үткәрү тематикасын  Халыкара кулланучылар  оешмалары федерациясе билгели.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International