Федераль интервенция фондындагы бөртекле ашлыкны эчке базар өчен генә сатарга карар ителде. Бөртекле ашлык сатып алу белән бәйләнгән кыенлыклар турында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән килә торган мөрәҗәгатьләрнең ешаеп китүе сәбәпле РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре игътибарына бары тик эчке ихтыяҗларны тәэмин итү өчен генә сатыла торган интервенцион ашлыкны базарларда сатып алу мөмкинлеге турындагы мәгълүматны җиткерә.
Федераль интервенция фондындагы бөртекле ашлыкны эчке базар өчен генә сатарга карар ителде. Бу чара тотрыклы бәяләрдәге хәлне хупларга һәм эшкәртү тармагындагы куәтләргә җитәрлек эш йөкләргә булышачак.
Исегезгә төшерәбез: интервенцион ашлык сату Хөкүмәтнең 2134 нче боерыгы буенча октябрьдән сатыла. Аның нигезендә 2018-2019 елларда Россиянең эчке базарында һәм (яки) экспортка интервенция фондыннан 1,5 млн. тонна сату рөхсәт ителде. Ләкин Авыл хуҗалыгы министрлыгы карары белән марттан торгларда бары тик эчке җитештерүчеләр, шул исәптән он тарттыру, ипи пешерү һәм катнаш азык сәнәгате предприятиеләре генә катнаша алачак. 15 февраль мәгълүматлары буенча калган интервенция фонды күләме 25,2 млрд. сумлык 2,6 млн. тонна ашлык тәшкил итте. Алдагы торглар 4-6 мартка билгеләнде.