Оператив һава торышы

2019 елның 5 марты, сишәмбе

 

Татарстан Республикасы территориясендә

2019 елның 6 мартына гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗЫ

Татарстан Республикасы 2019 елның 6 мартына

 

Аналитик һәм фаразлау мәгълүматы “Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе” федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте идарәсеннән, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан , Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария идарәсеннән, Татарстан Республикасы транспорт һәм  юл хуҗалыгы министрлыгыннан, “Челтәр компаниясе”ААҖдан килгән мәгълүматлар нигезендә төзелде.

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 6 мартында Татарстан Республикасы территориясендә

Төнлә һәм көндез секундына 10-15  метрга кадәр көчле җил,  урыны белән көчәйгәндә  17-22 метрга кадәр (Казанда секундына 15-20 метрга кадәр), урыны белән томан.

 Төнлә кайбер районнарда бозлавык һәм кыска вакытлы буран.

 2019 елның  6 мартына

2019 елның  5 мартында кичке 6 дан 2019 елның 6 мартына кичке 6 га кадәр

 Казан буенча

Болытлы һава.  Юеш кар һәм яңгыр, көндез аз гына.     

Җил көньяк-көнбатыштан  секундына 10-15 метрга кадәр, көчәйгәндә 20 метрга кадәр тизлектә.

 Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-2º,

Һаваның максималь  температурасы көндез +2..+4º.

Юлларда бозлавык.

 Татарстан Республикасы  буенча:

Болытлы һава. 

  Юеш кар һәм яңгыр, урыны белән томан.     

Җил көньяк-көнбатыштан  секундына 10-15 метр, көчәйгәндә урыны белән 17-22 метрга кадәр тизлектә.

 Һаваның минималь температурасы төнлә -4..+1º,

Һаваның максималь  температурасы көндез 0..+5º.

Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International