Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә, аны үткәрү тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе билгели.
2019 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне “Санлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында узачак. Смарт-җайланмаларга "акыллы электроника": смартфоннар, киеп йөри торган фитнес-трекерлар, тавыш ярдәмчеләре, «акыллы» телевизорлар, сәгатьләр, розеткалар һ.б.лар керә. Мондый смарт-продуктлар шуның белән аерылып тора: аларның Интернетка тоташу вазыйфалары бар, алар турыдан-туры кулланучылар һәм кулланучыларның үз-үзләрен тотышы турында иң төрле мәгълүматларны алалар, җыялар һәм җибәрәләр. Дөньяда хәзерге вакытта 23 миллиардтан артык смарт-җайланма бар, бу - кешеләр саныннан өч тапкыр күбрәк. Татарстан Республикасында ел саен санлы җайланмаларга мөрәҗәгать итүнең югары проценты теркәлә. Шул уңайдан аерым игътибарны кулланучылар сатып алуга һәм Интернет-ресурслардан файдалануга карата нигезле карарлар кабул итә алсыннар өчен аларның төгәл һәм ачык мәгълүмат алу хокукларына юнәлдерергә кирәк.
Кулланучы товар белән тәэмин итү чылбырының һәр ноктасында һәм шуннан соң файдалануның бөтен срогы дәвамында нәкъ менә кемнең җаваплы булуын белеп торырга тиеш.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Алексеевск районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре башка ведомстволар белән берлектә кулланучылар өчен төрле чаралар үткәрәчәкләр:
1 мартта - хуҗалык итүче субъектлар өчен «Оазис» сәүдә комплексында семинар, 7 һәм 15 мартта - «Дулкын» сәүдә комплексында кизү тору, 13 мартта - «Магнит» кибетендә кулланучыларга тематик консультация, 1 һәм 12 мартта - “Смарт-җайланмалар сатып алганда килеп чыга торган мәшәкатьләр” темасы буенча кулланучыларның грамотасын күтәрү максатында күчмә кабул итүләр һ.б.лар.
15 мартта Чистай шәһәренең кулланучылар базарын үстерү һәм координацияләү бүлеге телефоны (8(84342)-5-49-85) буенча «кайнар линия» оештырылачак.