Кышкы ярминкәләр
Район кешеләре Алексеевскида һәм Биләрдә узачак “Кышны озату” бәйрәмнәренә чакырыла. 8 мартта район үзәгенең Чиркәү мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе җәелеп китәчәк. Сатуда печән, ашлык, яшелчәләр, ит һәм башка товарлар булачак. Дуңгыз балалары сату планлаштырыла. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм аз тәэмин ителгән гражданнар өчен социаль такси эшләячәк, ул сатып алынган әйберләрне әлеге категория кешеләренең өйләренә ташыячак.
Сәүдә итү иртәнге 8 дә башланачак. Ярминкәгә килүчеләрне чәй һәм коймаклар белән концерт программасы көтә. Мәдәни программа иртәнге 9 да башланачак. Бәйрәм традицион карачкыны яндыру белән тәмамланачак.
Биләрдә ярминкә 9 мартта булачак, анда да кунакларны авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты һәм бай эчтәлекле мәдәни программа көтә. Башлана сәгать 8 дә.