Күп функцияле үзәк яңалыклары

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Күп функцияле үзәктә документларны кабул итү һәм бирү графигы

 Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе якынлашып килүче бәйрәм көне – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гариза бирүячеләргә күп функцияле үзәк офисларында бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә документларны кабул итү һәм бирү графигы турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, якынлашып килүче бәйрәм көне – Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан, гариза бирүчеләргә күпфункцияле үзәк офисларында бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә документлар кабул итү һәм бирү графигы турында хәбәр итә.

 «Минем документлар» офислары өчен ял көннәре 8 һәм 10 мартта була.

 7 мартта күп функцияле үзәкләрдә эш көне 1 сәгатькә кыскартылган. Казан бүлекләре: Зареченский, Мәскәү,   Идел буе, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (В. Кулагин ур., 1 йорт), Дербышка, Совет һәм Көньяк бүлекләре иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр, Яңа Савин  8 дән кичке 7 гә кадәр   эшләячәк.

 Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабуга, шулай ук Тукай районында “Күп функцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе  филиаллары -  иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр.  

Район филиалларында 7 март көнне эш көне кичке 6 га кадәр дәвам итәчәк.

 9 март - эш көне гадәти режимда.

 Билгеле бер үзәкнең эш графигы белән учреждениенең mfc16.tatarstan.ru. рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International