Узып киткән гыйнвар аенда “Халык контроле” системасына алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә бозулар турында ике гариза килде.
Аларның берсе расланды. Алкогольгә документларның дөрес тутырылмавы ачыкланды. Исегезгә төшерәбез: законнарның бозылуы турында хәбәр итеп, гариза бирүче акча эшләп ала алачак. Бозулар турында “Халык контроле”нә хәбәр иткәннән соң законнарның бозылу факты расланган очракта гариза бирүче акчалата бүләк белән бүләкләнәчәк.