«Алексеевск үзәк район хастаханәсе “ дәүләт автономияле сәламәтлек саклау системасының педиатрия бүлеге табиб-педиатры Гайсин Рафаэль Риф улы Алексеевск районының сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы эшләгәне өчен Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Алексеевск сөт заводы» ЧҖҖның сөт ташу машинасы шоферы Алексей Александрович Мынов Алексеевск районы сөт сәнәгатендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Алексеевск районының «Родина» колхозы сыер савучысы Садыйкова Фәния Тактис кызы районның агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Алексеевск районының Зур Тигәнәле авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Хәмитшина Гөлсирә Сәгыйрь кызы ветераннар хәрәкәтен үстерүгә күп өлеш керткәне, яшьләр арасында зур җәмәгать һәм тәрбия эше алып барганы, өлкән буын кешеләренә бөтен чаралар белән ярдәм күрсәткәне өчен һәм 75 яше тулу уңаеннан Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Родина» колхозы механизаторы Шәфигуллин Илнур Шакирҗан улы авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.