Тыл хезмәтчәне юбилеен билгеләп үтә

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

 2019  елның 25 февралендә Көрнәле авыл җирлеге башлыгы Х.А.Медведев, Көрнәле авыл җирлегенең башлангыч оешмасы рәисе Э.Х.Ибәтуллина һәм Көрнәле авыл җирлеге сәркатибе З.Х.Гомәрова күп балалы ана, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Коры Көрнәле авылы кешесе Әхмәтова Сания Хуҗи кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан  котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы  башлыгы С.А.Демидовтан  бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Әхмәтова Сания Хуҗи кызы  Алексеевск районының Коры Көрнәле авылында  ишле гаиләдә туып-үсә. Бөек Ватан сугышы чорында әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша һәм совхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга. Ире белән бергә  алты бала тәрбияләп үстерәләр. Сания Хуҗи кызының бөтен хезмәт эшчәнлеге авылда уза. 1967 елга кадәр   совхозда  төрле эшләрдә эшли, аннары пенсиягә чыкканчы   авыл клубында җыештыручы булып хезмәт итә. Сания Хуҗи кызы туган авылында улы белән бергә яши. Бүгенге көндә аның алты оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International