Язга да күп калмады. Тиздән без үзебезнең туйдырып бетергән кышкы аяк киемнәребезне шкафка ерагракка тыгып куячакбыз, ә моның алдыннан яңасын сатып алу турында да уйлыйбыз. Аяк киеме сатып алу - җаваплы эш. Һәркем үзенең финанс мөмкинлекләреннән чыгып: кемдер кыйммәтле кибетләрдән, ә кемнәрдер базарлардан сатып ала. Аяк киемен базардан сатып алганда сатып алучы азрак якланган, чөнки базарда сатучы һәркемне тәртипкә чакырып булмый бит.
Бер урында урнашкан һәм шактый гына абруй казанган кибет ышанычлы дип санала. Аяк киемен сайлаганда товар турындагы мәгълүмат белән игътибар белән танышыгыз, аны аяк киемендәге маркировкадан, төрү материалдагы язудан, шулай ук ярлыгыннан алырга була. Ярлыкта товарның исеме, артикулы, бәясе, аяк киеменең үлчәме күрсәтелгән булырга тиеш. Товар туындагы бөтен мәгълүмат рус телендә язылырга тиеш. Аяк киемен үлчәменә карап һәм табаны туры килгәнгә карап сайлап алырга кирәк, шулай ук тышкы йөзенә дә игътибар итегез. Сатучы сезнең күз алдыгызда товарның сыйфатын тикшерергә бурычлы. Сатып алучыга товар белән бергә чек бирелә, анда товарның һәм сатучының исеме, сату көне, артикулы, сорты һәм бәясе, шулай ук товар сатучы затның имзасы күрсәтелә. Стационар булмаган объектларда сатучылар законның бу таләпләрен еш кына үтәмиләр. Әгәр сатып алынган товар фасоны, төсе, үлчәме буенча туры килмәсә, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы 7 февраль, 1992 ел, 2300-1 нче санлы РФ Законының 25 нче маддәсе нигезендә (алга таба – закон) сез сатучыдан сатылган көннән алып 14 көн эчендә товарны алмаштырып бирүен сорарга, әгәр ул булмаса, акчасын кайтарып бирүне таләп итәргә хокуклы. Ләкин бу яңа аяк киемен урамда киеп йөрмәгән очракта. Моннан тыш, кире кайтарганда (әгәр товар йөзе, ярлыклары, төрү материалы сакланган булса) аяк киеменнән канәгать булмау сәбәбен төгәл итеп тәгъбир итәргә һәм товар чегын бирергә кирәк. Әгәр сатучы алмашка бернәрсә дә тәкъдим итә алмаса, сезгә акчагызны кире кайтарырлар. Бу таләп товарны кире кайтарганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Сатып алынган товарда җитешсезлек булуы ачыкланган очракта сатып алучы гарантия срогы чикләрендә сатучыга закон таләпләренең берсен: товарны алмаштыру, үлчәмгә карап бәясен төшерү, гарантияле ремонт үткәрү, акчасын кире кайтару турындагы таләпне хәбәр итәргә тиеш. Әлеге таләпләрне үтәү сроклары: акчаны кире кайтаруга – 10 көн, башка товарга алмаштыруга – бер атна, сыйфатны өстәмә рәвештә тикшерүгә – тагын 20 көн. Ремонт исә ашыгыч төстә яки кулланучы белән сатучы арасындагы килешү буенча ясалырга тиеш. Яклар килешүендә язмача билгеләнгән кимчелекләрне бетерү срогы 45 көннән артырга тиеш түгел ( Законның 20 нче маддәсе).
Кагыйдә буларак, сатучылар аяк киеменә гарантия срогын 30 көн куялар, ләкин 7-10 көн гарантия бирүчеләр дә бар. Кулланучыга сезонлы товарлар (аяк, өс киемнәре һ.б.лар) өчен гарантия сроклары тиешле сезон башланган вакыттан исәпләнә.
Татарстан Республикасында сезон сроклары:
Әгәр товарның гарантия срогы чыкмаган булса, ә сатучы җитешсезлекнең килеп чыгуына шикләнсә, ул экспертиза үткәрә, үз чиратында, сатып алучы аны үткәргәндә катнашырга хокуклы.
Әгәр профессионаллар завод җитешсезлеген исбатласалар, акчаны кире кайтаралар, ә инде әгәр бу хәл сатып алучы файдасына булмаса, аңа таләпләрен үтәмиләр генә түгел, ә бәлки сатучыга экспертизага киткән чыгымнарны түләргә дә мәҗбүр итәләр.
Сатып алган әйберләрегез шатлык кына китерсен.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы