Атна саен без авылда үз эшләрен ачкан кешеләр, гаилә фермалары, аякларында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче яшь эшмәкәрләр турында язабыз. Андый кешеләрнең берсе –виноград үстерүче Александр Зверев, ул 25 сутый бакчасында виноградның 100 төрле сортын үстерә.
Безнең төбәк өчен гадәти булмаган әлеге культураны үстерү белән Александр Зверев 40 елга якын шөгыльләнә инде һәм, җәй буена виноград өлгерәме соң? дигән сорауга елмаеп кына куя. Тәҗрибәле виноград үстерүченең 100 сортының һәркайсы өлгерә һәм тәлгәшләрендәге җимешләре 32 граммга кадәр үсә, һәркайсы татлы һәм үзенә бертөрле уникаль мускат, шалфей, каен җиләге һ.б. тәмнәргә ия була. Александр Зверев үзе виноградның хәтта тәменнән күзләре бәйләнгән килеш тә нинди сорт икәнен билгели ала.
- Татлы булмаган виноград юк ул, дөрес карый белмәвебез белән без аны үзебез, бу эшне үз агымына куеп, шундый ясыйбыз. Монда бернинди сер дә юк. Бары тик виноград үстерүгә акыл белән карарга, бөтен үзенчәлекләрен өйрәнергә һәм агачлар турында кайгыртучанлык кына күрсәтергә кирәк, - ди ул.
Әйтергә кирәк, кайгырту һәм даими хезмәт турында сөйләгәндә Александр Зверев хәйләләми. Аның эше хәтта кышын да гөрләп тора. Язга чыбыкчаларны әзерләп калдырырга һәм тамыр алдырырга кирәк, ә бу җиңел түгел.
- Әгәр чыбыкча баштан – тамырга китсә, аннары яфраклар пәйда булса, нык, яшәүгә сәләтле агач килеп чыгачак. Ә менә баштан яфраклары үсеп китсә, һәлак булачак, - дип сөйли Александр Зверев, - чыбыкчадан бөтен туклыклы матдәләр яфраклар хасил булуга китә, тамырларына инде хәле калмый.
Тамырларның яфракларга кадәр барлыкка килүенә ничек ирешергә? Бу – тулы бер фән. Ләкин үзенең тәҗрибәсен һәм белемен ул теләге булган бөтен кеше белән уртаклашырга әзер. Аның янына күпләр киңәш сорап: кемнәрдер виноградны татып карау өчен - көзен, ә инде ошаткан сортларның чыбыкчаларын алырга язын кунакка киләләр.
Александр Зверев килүчеләрнең барысына да шат. Моннан тыш, “Казанская лоза” клубы рәисе буларак, ул Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә яшь виноград үстерүче мәктәбен алып бара, әле тагын килергә теләгән бөтен кешене 2019 елның 24 мартында иртәнге 10 да булачак конкурста – виноградны һәм башка җиләк-җимеш культураларын эшкәртү продуктлары күргәзмәсендә катнашырга чакыра. Күргәзмә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Гәрәев урамы, 62 нче йорт.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы